2018 елның 17 ноябрендә сәгать 10.00 Казан дәүләт аграр университеты чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның ата-аналары, безнең университетка укырга керергә һәм сыйфатлы белем алырга теләгән һәркем өчен ачык ишекләр көне үткәрә.
Ачык ишекләр көне программасы:
- университет җитәкчелеге белән очрашу;
- университет кафедралары, укыту үзенчәлекләре белән танышу;
- 2019 елда кабул итү үзенчәлекләре;
- сорауларга җаваплар.
Кызыксындырган мәгълүматны Сез шулай ук «Приём 2019» бүлегендә таба аласыз.
Килегез, без сезне көтәбез!
Очрашу урыны: Казан шәһәре, К. Маркс ур., 65 йорт, актлар залы.
Кабул итү комиссиясе телефоны: (843) 236-66-71, 567-46-30.