РусскийТатарчаEnglish

2019 елда читтән торып уку формасы бакалавриатына керүчеләр өчен кабул итү комиссиясе тәкъдимнәре

Читтән торып уку формасы бакалавриатына кабул итү процедурасын карарбыз. 

список

Конкурс исемлекләре югары уку йорты тарафыннан мөстәкыйль үткәрелә торган барлык керү сынаулары тәмамланганнан соң 2019 елның 22 августында баллар кимү тәртибендә төзеләчәк. Исемлекләрдә шулай ук кабул итүгә ризалык турында гариза һәм белем алу турындагы документның оригиналы булуы күрсәтелә. Конкурс баллары суммасы һәр керү сынавы, шулай ук шәхси казанышлары өчен баллар суммасы буларак исәпләнә. Конкурс баллары суммасы тигез булганда, исемлектә өстенлекле кабул итү хокукына ия булган керүчеләр югарырак урынны алып тора.

2019 елның 23 августында белем алу турында документның оригиналларын (диплом яки аттестат) һәм кабул итүнең контроль саннары (укуның бюджет нигезе) кысаларында төп конкурс урыннарына исемлеккә кертелгән һәм Казан ДАУ студентлары исемлегенә керергә теләүче затлардан гариза кабул итү тәмамлана.

2019 елның 24 августында белем алу турында документның оригиналын биргән һәм төп конкурс урыннарының 100% тутырганчы кабул итү турында гариза биргән затларны кабул итү турында Боерыклар чыгарыла.

Теләгән очракта, Казан ДАУ укуның беренче семестрыннан соң бер юнәлештән икенчесенә күчәргә мөмкин.

Әгәр сез түләүле укырга карар кылдыгыз һәм сезнең коммерция нигезенә керү өчен гаризагыз бар икән, Сезгә кабул итү комиссиясенә каб.№1 документлар кабул итү турындагы Расписка белән килергә кирәк. Бухгалтериядә түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү турында килешү төзергә (Казан ш., К. Маркс ур., 65). Килешү төзегәннән соң, беренче ел уку өчен түләргә кирәк. Моны теләсә кайсы банкта башкарып була. Белем бирү хезмәтләре күрсәтү Кагыйдәләре нигезендә, белем бирү хезмәтләре өчен түләү бер үк вакытта 1 уку елына (курс) яки өлешләргә бүлеп - елына 2 тапкыр 50% (һәр семестр өчен) башкарыла.

2019 елның 28 августында белем бирү турында документның оригиналларын (диплом яки аттестат) һәм түләүле белем бирү турында килешүләр буенча төп конкурс урыннарына керүчеләр исемлегенә кертелгән затлардан гаризалар (коммерция нигезе) кабул итү төгәлләнә.

2019 елның 29 августында түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү турындагы урыннарга кабул итү турында килешүгә гариза биргән затларны кабул итү турында Боерыклар чыгарыла.

Белем алу турындагы документның оригиналын тапшырмаган, шулай ук күрсәтелгән оригиналны кире алган затлар конкурстан төшеп кала һәм кабул итүдән баш тартучылар буларак карала.

Әгәр сездә сораулар калды икән, аларга җавапны "Сораулар һәм җаваплар" бүлегендә карый аласыз, һәм түбәндәге телефоннар буенча:

 "Вопросы и ответы",

  • (843) 236-66-71,
  • (843) 567-46-30,
  • 8927-249-52-00.

420015, Казан шәһәре, К. Маркс ур., 65 йорт, каб. №1.

Дүшәмбе-җомга сәг. 8:00 дән 16:00 гә кадәр (12:50-13:30 төшке аш)

Шимбә сәг. 8:00 дән 12:00 гә кадәр төшке ашсыз.

Барлык абитуриентларга 2019 елда Казан ДАУ студенты булуын телибез!

 

К списку новостей