РусскийТатарчаEnglish

Казан дәүләт аграр университеты ректорына 70 яшь!

Хөрмәтле Җәүдәт Ибраһимович!

Шундый истәлекле көндә сезгә иң ихлас теләкләребезне җиткерәбез!

Сезнең тормыш һәм хезмәт юлыгыз олы хөрмәт һәм ихтирам уята. Казан дәүләт аграр университеты формалашуы һәм үсешенә Сез керткән өлеш бәяләп бетергесез. Сезнең бар көчегезне югары уку йортыбызга бирергә омтылуыгыз, фидакарьлегегез һәм эшегезгә тугрылыгыгыз иң югары исемгә, тануга лаек.

Юбилейга Сез тормыш көче һәм профессиональ уңышларыгыз ташып торган чакта җиттегез. Оештыручы таланты һәм югары һөнәри осталыкларыгыз, масштаблы һәм перспективалы фикер йөртә белүегез аграр университетында эшләгән чорда тулаем ачылды.

Агросәнәгать комплексын реформалаштыруның актуаль мәсьәләләренә, аграр секторның икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру һәм аны инновацион үстерүгә багышланган фәнни мәктәп оештыруга зур өлеш керткән галим буларак Сез гаять зур ихтирамга лаек. Сезнең фәнни җитәкчелек астында гына 18 кандидат һәм 6 икътисад фәннәре докторы әзерләнгән. Фәнни эшчәнлек нәтиҗәләрегез авыл хуҗалыгы фәннәре үсешенә зур йогынты ясады, аграр өлкә белгечләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре тарафыннан югары бәя алдылар, алар үзебездә һәм чит илләрдә Казан икътисадчылар мәктәбе хезмәтләре буларак билгеле. Сезнең һәм укучыларыгыз, хезмәттәшләрегез белән соавтор буларак 250 дән артык фәнни эш басылып чыккан, шуларның 20 дән артыгы монография.

Тирән профессиональ белемегез, хезмәт сөючәнлегегез, кешеләргә игелекле һәм игътибарлы мөнәсәбәтегез, үзегезгә карата таләпчәнлек, тырышлыгыгыз һәм принципиальлегегез Сезнең белән эшләү һәм аралашу бәхетенә ия булган һәр кешедә бары хөрмәт хисе уята.

Чын күңелдән эшегездә уңышлар, куелган максатларыгызга ирешүегезне, сабырлык, ныклы сәламәтлек, озын гомер, һәрчак якты тәэсирләр, куанычлар һәм иминлек, якыннарыгыздан Сезгә һәрчак игелек телибез!

Казан дәүләт аграр университеты коллективы

К списку новостей