РусскийТатарчаEnglish

«Безнең Җиңү» республика патриотик медиаконкурсы

2015 елдан башлап «Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе» Региональ иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, яшьләрне медиаконтент эшләүгә һәм булдыруга җәлеп итүгә юнәлдерелгән, «Безнең Җиңү» республика патриотик медиаконкурсын гамәлгә ашыра. Максаты - яшьләргә әхлакый-патриотик тәрбия бирү.

4 ел эчендә конкурста Татарстан Республикасының 5 меңнән артык яшьләр вәкиле катнашкан.

2019 елда конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү 2019 елның 23 февраленнән 11 маена кадәр гамәлгә ашырыла. Катнашу өчен Татарстан Республикасының авторлык коллективларыннан, урта һөнәри белем бирү оешмалары укучыларыннан, һәм югары белем бирү оешмаларыннан (30 яшькә кадәр) видео һәм фотоэшләр кабул ителә.

Элемтә өчен - Медведева Элина Олеговна, тел.: +7 (987) 274-11-12, электрон почта адресы:elinamedvedeva1@gmail.com.

 

Кушымта: Положение о конкурсе

К списку новостей