РусскийТатарчаEnglish

Бүген, 8 сентябрьдә тавыш бирү өчен, сайлау комиссиясе участогын сайлауны соңгы көне

2019 елның 8 сентябрендә VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау узачак.

Прописка буенча үз сайлау участогын Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайтында белергә мөмкин.

Әгәр сез теркәлү урыны (прописка) буенча яшәмисез икән, Татарстан Республикасы территориясендә сезнең өчен уңайлы сайлау участогында тавыш бирә аласыз.

Моның өчен алдан гариза бирергә кирәк:

4 сентябрьгә кадәр:

- теләсә кайсы күпфункцияле үзәк (МФЦ);

- теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясендә;

- дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең бердәм порталы аша;

2019 елның 28 августыннан 4 сентябренә кадәр:

- теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясендә.

Хөрмәтле студентлар!

Әгәр сез Казанда теркәлмәгәнсез икән, сез якындагы сайлау участогында тавыш бирә аласыз. Ул түбәндәге адрес буенча урнашкан: Гәрәев ур., 62, Казан ДАУ ИМТС бинасы, УИК 271.

Әлеге сайлау участогында тавыш бирү өчен 4 сентябрьгә кадәр участокка паспорт белән килергә һәм тавыш бирү өчен гариза бирергә кирәк. Гаризалар 9:00 - 18:00 кадәр, ял көннәрендә 9:00 - 13:00 сәг кадәр кабул ителә. Гариза бланкын сайлау участогында алырга мөмкин.

Синең югары уку йорты янындагы участокта ничек тавыш бирергә?


К списку новостей