2019 елның 26-27 сентябрендә Казан ДАУ «Пилотсыз авиация үзәге» (Краснодар шәһәре) компаниясе семинар уздыра: «Авыл хуҗалыгында пилотсыз очу аппаратлары технологияләрен гамәли куллану. Агрономнар өчен дрон».
Семинар кемнәр өчен кызыклы булачак:
- агропредприятиеләр хуҗалары һәм җитәкчеләре өчен;
- агрономнар өчен;
- куркынычсызлык хезмәткәрләре өчен;
- үзйөрешле һәм тагылма техника / СЗР һәм ашламалар / чәчү материалы сатучылар өчен һәм башка агропредприятиеләр өчен;
- агроконсалтинг өлкәсендә эшләүчеләр өчен;
- пилотсыз очу аппаратлары куллану белән бәйле бизнеста яңа юнәлеш ачарга ниятләүчеләр өчен.
Семинарда тыңлаучылар тарафыннан алына торган белем һәм күнекмәләр:
- Россиядә пилотсыз очу аппаратлары куллануның хокукый аспектлары. Ничек легаль очышлар тәэмин итәргә?
- Аэрофотосъемка технологияләре, пилотсыз очу аппаратлары белән алынган мәгълүматларны эшкәртү һәм интерпретацияләү (визуаль, мультиспектраль NDVI).
- Россия базарында тәкъдим ителгән пилотсыз очу аппаратлары һәм махсус программа белән тәэмин итүгә күзәтү (фотограмметрия һәм ГИС).
- Дроннар файдаланып алынган мәгълүматларны ничек нәтиҗәле кулланырга? (кырларның торышын фото һәм видео-документлаштыру, Ортофотоплан һәм кырның 3D моделе, NDVI һәм диф. индекс картасы кертү).
- Үсемлекчелек өчен кейслар.
- Вегетация һәм агроменеджмент спутник мониторингы системаларында пилотсыз очу аппаратлары белән алынган мәгълүматларны ничек файдаланырга (мәсәлән: CROPIO, АНТ), шулай ук техниканың спутник мониторингы системаларында ничек файдаланырга?
- Агрономнар өчен дрон. Нәрсәдән башларга? Кайсысын сайларга? Ничек итеп нәтиҗәле файдаланырга?
- Самолет һәм мультитор тибындагы пилотсыз очу аппаратларын сынау буенча практик тәҗрибә. Гадәттән тыш хәлгә ничек эләкмәскә һәм аннан ничек чыгарга?
- Пилотсыз очу аппаратлары технологияләрен куллану нәкъ менә Сезнең бизнеска ничек ярдәм итә ала?
- Ничек үз пилотсыз очу аппаратлары бүлекчәсе булдырырга? Нәрсәдән башларга? План.
Һәр катнашучыга:
- Семинар материаллары электрон рәвештә;
- Геоскан һәм DJI пилотсыз очу аппаратларын өйрәнү;
- “Пилотсыз авиация үзәгендә” укулар узу турында таныклык;
- Кырларның электрон карталары һәм скаутинг белән эшләү программасы – бүләккә.
Тулырак мәгълүматны сайтта алырга мөмкин: https://cba-agro.ru/kzn