РусскийТатарчаEnglish

Татарстан Республикасында «Яшь фермер» VII интеллектуаль уенының төбәк этабы узды

15 февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе һәм агросәнәгать комплексы күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы мәктәпләре һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары арасында «Яшь фермер» VII интеллектуаль уенының төбәк этабы узды.

Төбәк этап Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм "Казан дәүләт аграр университеты" югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе ярдәме белән «Россия авыл яшьләре берлеге» иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан оештырылды һәм үткәрелде.

Эксперт жюри составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мәгариф һәм инновацион технологияләр башлыгы Хәмидуллин Наил Нурулла улы, Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Шувалова Диләрә Даниял кызы, Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе рәисе Байтемиров Камияр Мижагит улы, Татарстан Республикасы Буа районыннан фермер Шәвәлиева Эльвира Расих кызы, Казан дәүләт аграр университеты һәм Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе хезмәткәрләре һәм укытучылары бар иде.

Уен укучыларда авыл хуҗалыгында бизнес-планлаштыру күнекмәләрен үстерү, мәгълүмат җыю һәм анализлау, идарә итү карарларын эшләү һәм командада эшләргә өйрәнү максатыннан уздырылды.

«Яшь фермер» уенында катнашу өчен 24 проект, 100 дән артык катнашучы килде, шул исәптән 8 проект - Казан дәүләт аграр университетыннан, 4 проект - Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясеннән, 9 проект - һөнәри белем бирү учреждениеләреннән (Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы, Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы, Буа ветеринария техникумы, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы, Кукмара аграр көллияте, Саба аграр көллияте, Арча агросәнәгать һөнәри көллияте); шулай ук 3 проект мәктәп укучыларыннан: ТР Мамадыш муниципаль районының Красная Горка урта гомуми белем бирү мәктәбе, ТР Югары Ослан муниципаль районының Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбе, ТР Арча муниципаль районының Шушмабаш урта гомуми белем бирү мәктәбе.

Балалар үзләренең бизнес-идеяләрен тәкъдим иттеләр, бизнес-планлаштыру, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының менеджмент, программалары өлкәсендә бер - берсенә сораулар бирделәр, кейслар хәл иттеләр-законнар нигезендә тәкъдим ителгән бәхәсле хәлләрдә карарлар кабул иттеләр, эксперт жюрие сорауларына җавап бирделәр.

  

Шулай итеп, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын - ТР Югары Ослан муниципаль районының Матюшино урта мәктәбе командасы "Агротехнология юнәлешендәге урта мәктәп базасында кече уку-фермер хуҗалыгын оештыру" проекты белән»;

2 урын - ТР Мамадыш муниципаль районының Красногорск урта мәктәбе командасы «Бәрәңге үстерү» проекты белән;

3 урын - ТР Арча муниципаль районының Шушмабаш урта гомуми белем бирү мәктәбе «Трое из ларца» проекты белән.

 

Һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында:

1 урын - Саба аграр көллияте студентлары «Саба - җиләкле» проекты белән;

2 урын - Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы студентлары Golden Greens КФХ проекты белән;

3 урын - Кукмара аграр көллияте студентлары «Терлекләр өчен гидропонлы яшел азык үстерү һәм сату проекты» белән.

  

Югары белем бирү учреждениеләре арасында:

1 урын - бытбылдык йомыркасы һәм ит алу өчен бройлер тибындагы бытбылдык үрчетү буенча «Техас» фермасы проекты (Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе);

2 урын - сөт җитештерү һәм агротуризм проекты (Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе);

3 урын - рапс җитештерү һәм эшкәртү буенча инвестицион проектның бизнес-планы (Казан дәүләт аграр университеты).

  

Барлык катнашучыларга да конкурста катнашу турында таныклаучы дипломнар тапшырылды.

Кластер белем бирү һәм проектлар белән идарә итү үзәге

К списку новостей