РусскийТатарчаEnglish

Казан мэрының исемле стипендияләренә гаризалар кабул ителә башлады

Шәһәр Мэрының исемле стипендияләрен алуга Казанда ел саен үткәрелә торган фәнни-тикшеренү һәм фәнни-гамәли эшләр конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады.

Анда югары һәм урта һөнәри белем бирү уку йортларының көндезге уку формасы студентлары, югары уку йортларының һәм фәнни оешмаларның көндезге уку формасы аспирантлары, клиник ординаторлар, дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә эшләүче 30 яшькә кадәрге белгечләр катнаша ала.

Конкурста җиңүчеләргә өч төр стипендия билгеләнә. Аспирантларга, интерннарга һәм клиник ординаторларга 30 мең сумлык 16 стипендия каралган. Югары уку йортлары, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре студентлары өчен 20 мең сумлык 20 стипендия каралган. Һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен 10 мең сумлык ике стипендия каралган. Казанның яшьләр иҗтимагый оешмалары белгечләре әлеге категорияләрнең теләсә кайсына кертелергә мөмкин.

Конкурста катнашу өчен, 28 октябрьнең 23.59 сәг. кадәр, кирәкле конкурс документларын беркетеп, «Россия яшьләре» («Молодежь России») автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша электрон рәвештә гариза бирергә кирәк, дип хәбәр итә балалар һәм яшьләр эшләре комитеты. Тулырак мәгълүмат конкурс нигезләмәсендә бирелгән: положении конкурса

 

К списку новостей