РусскийТатарчаEnglish

VII интеллектуаль уен «Яшь фермер»

Россия авыл яшьләре берлеге Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән VII интеллектуаль уен «Яшь фермер» уздыру турында игълан итә.

Төбәк этабын оештыручылар: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, "Казан дәүләт аграр университеты" югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, "Россия авыл яшьләре берлеге" төбәк иҗтимагый оешмасы һәм «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе " төбәк иҗтимагый оешмасы».

Уенның максаты - укучыларда авыл хуҗалыгы өлкәсендә бизнес-планлаштыру, мәгълүмат җыю һәм анализлау, идарә итү карарларын эшләү һәм командада эшли белү күнекмәләрен үстерү.

Уенның бурычлары:

-     талантлы яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итү һәм аларны авыл территорияләрен үстерү буенча бизнес-проектларны эшләү һәм тормышка ашыру процессына җәлеп итү:

-     авыл хуҗалыгында икътисад, бизнес-планлаштыру һәм менеджмент өлкәсендә белемнәрне киңәйтү;

-     уенда катнашучыларның шәхси компетенцияләрен үстерү.

Беренче (төбәк) этабын үткәрүне башкаручы булып "Россия авыл яшьләре берлеге" төбәк иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тора.

Уенда 5 кешедән торган командалар катнаша ала:

-     гомуми белем бирү оешмаларыннан 14-18 яшьлек укучылар;

-     аграр һөнәри белем бирү оешмаларының чыгарылыш курслары студентлары;

-     югары белем бирү оешмаларыннан студентлар, магистрлар һәм аспирантлар;

-     3 елдан да ким булмаган ярдәмче хуҗалык алып бару тәҗрибәсе булган яшь (яңа эш башлаучы) фермерлар һәм АПК өлкәсендә үз эшчәнлеген гамәлгә ашыручы эшкуарлар. Яшь белгечләрнең яше - 18дән 35кә кадәр.

Җиңүче командалар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр, Казан дәүләт аграр университетына керү өчен рекомендацияле сертификатлар белән бүләкләнәчәкләр.

Уенның беренче этабы җиңүчеләре икенче этапта катнаша. Аның нәтиҗәләре буенча 2019 елның язында Мәскәүдә финалда катнашу мөмкинлеге бар.

Гаризаларны түбәндәге адрес буенча җибәрергә:

420015, ТР, Казан шәһәре, К. Маркс ур., 65 йорт.

Кабул итү комиссиясе - Кабинет 1 или Центр ККО - кабинет 30А.

Гаризалар 2019 елның 11 февраленә кадәр кабул ителә.

Эксперт советы алдында проектларны яклау 2019 елның 15 февраленнән планлаштырыла.

Элемтәләр өчен:

"Россия авыл яшьләре берлеге" Бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе (https://vk.com/rssm16); Казан дәүләт аграр университеты ЮБ ФДБМУ корпоратив-кластерлы укыту үзәге җитәкчесе - Шаһивәлиев Ленар Рифат улы.

 +7 843 567 46 47

e-mail: Lenar.Shagivaliev@kazgau.com

Документлар:

“Яшь фермер” "интеллектуаль уенының нигезләмәсе;

Катнашу өчен гариза;

Бизнес-планның гомуми структурасы;

Шәхси мәгълүматларны эшкәртү өчен гариза.

К списку новостей