РусскийТатарчаEnglish

VIII Республика яшьләр форумы «Безнең Татарстан»

VIII Республика яшьләр форумы «Безнең Татарстан» (алга таба-Форум)

Форум яшьләр өчен ел саен уздырыла торган төп мәйданчык булып тора, анда һәр яшь кеше һәм команда үз идеясен яки проектын тәкъдим итә һәм яклый, аларны гамәлгә ашыру өчен фикердәшләр таба, иҗтимагый һәм дәүләт ярдәме ала.

Форум ел саен Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырыла. 2019 елда Форум 9 тематик мәйданчык буенча узачак: «Инновацияләр территориясе», «Архитектура территориясе», «Мәдәният һәм сәнгать территориясе», «Эшкуарлык территориясе», «Игелек территориясе», «Ситуацион үзәкләр элементлары территориясе», «Спорт территориясе», «Кече ватан территориясе», «Гражданлык җәмгыяте территориясе».

Иң яхшы яшьләр проектлары һәм идеяләре Татарстан Республикасы җитәкчелеге катнашында Форумның финал күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк, шулай ук профильле министрлыклар һәм ведомстволар тарафыннан алга таба ярдәм итү һәм аларга булышу өчен яшьләр проектлары реестрына кертеләчәк. Форум «іВолга», «Территория смыслов», «Таврида» кебек федераль форумнарда катнашу өчен Татарстан Республикасыннан иң яхшы проектларны сайлап алу буенча төп мәйданчык булып тора.

Форумда 14-30 яшьлек проект һәм идея авторлары катнаша ала. «Яшь галимнәр» категориясенә караган затлар форумда 35 яшькә кадәр катнаша ала.

Форум турында нигезләмә:

Положение о Форуме

 


К списку новостей