РусскийТатарчаEnglish

«Ростов» яшьләр мәгариф форумының «Яшь аграрийлар» Бөтенроссия мәйданчыгы

Совет молодых ученых Казанского ГАУ

Көньяк федераль округының «Ростов» яшьләр белем бирү форумы 2019 елның 5-16 сентябрендә Азов диңгезе ярында узачак.

«Ростов» форумының «Яшь аграрийлар» бөтенроссия мәйданчыгы 5-10 сентябрьдә бөтен илдән 500гә якын катнашучыны җыячак.

Федераль мәйданчыкның максаты - агросәнәгать комплексында мәшгуль яшьләрнең һәм авыл яшьләренең һөнәри үсеше өчен шартлар тудыру.

Мәйданчык бурычларына авылда тормыш сыйфатын яхшыртуга, яшьләрне авылны социаль-икътисадый үстерү программаларын тормышка ашыруга җәлеп итүгә, авыл хуҗалыгы тармагының яшь профессионаллары берләшмәсен булдыруга юнәлдерелгән социаль әһәмиятле инициативаларны эзләү һәм аларга ярдәм итү керә.

Форумда смена тематикасы белән бәйле интерактивлар һәм мастер-класслар, профильле экспертлардан эчтәлекле лекцияләр узачак.

Федераль мәйданчык партнерлары Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгы, илнең эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре, урта һәм кече бизнес вәкилләре булыр дип планлаштырыла. Яшь белгечләрнең потенциаль эш бирүчеләр белән аралашу, тармакның актуаль трендлары белән танышу, эшлекле элемтәләр базасын тулыландыру һәм фикердәшләр компаниясендә вакытны файдалы итеп үткәрү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

«Яшь аграрийлар» сменасында кем катнаша ала?

18-30 яшьтәге яшьләр:

-      агроэкология һәм авыл хуҗалыгы экологиясе буенча белгечләр, башка кызыксынган затлар;

-      авыл хуҗалыгы һәм аграр белем бирү оешмалары укытучылары, аспирантлары һәм студентлары, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшмәкәрләр;

-      авыл хуҗалыгы фәннәре өлкәсендә яшь галимнәр;

-      авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм агросәнәгать комплексы предприятиеләре вәкилләре;

-      мәдәният, спорт һәм ял учреждениеләре хезмәткәрләре;

-      «Россия авыл яшьләре берлеге» гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы активы.

Форум турында мәгълүмат: https://vk.com/rostovforum

К списку новостей