РусскийТатарчаEnglish

«АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсы

Авыл гомуми белем бирү учреждениеләренең 5-10 сыйныф укучылары арасында «АгроНТИ – 2019» Бөтенроссия конкурсы игълан ителде. Ул өч яшь категориясе һәм дүрт юнәлеш буенча булачак: 1. Агрокоптерлар. 2. Агроботлар. 3. Галәм. 4. АгроМетео.

Конкурс инновацияләргә ярдәм фонды тарафыннан «АПК һәм балыкчылык мәгариф учреждениеләре ассоциациясе» коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә фәнни-технологик сәясәт һәм мәгариф Департаменты, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының АПКның Цифрлы үсеш һәм дәүләт мәгълүмат ресурслары белән идарә итү департаменты ярдәме белән үткәрелә.

Конкурсның максаты - авыл җирлегендә урнашкан мәгариф оешмаларында укучыларны милли технологик инициативаның технологик приоритетлары өстендә эшкә җәлеп итү, шул исәптән авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр куллану, АПКны роботлаштыру, авыл хуҗалыгында пилотсыз җайланмалар куллану.

Конкурсның этаплары:

1 нче этап: читтән торып төбәк этабы. 1-25 апрель көннәрендә Россиянең барлык төбәкләреннән укучылар катнаша ала.

2 нче этап: төп региональ этап. 13-14 майда читтән торып үткәрелгән төбәк этабында җиңүчеләр катнашачак. Ул Россиянең аграр университетлары базасында уздырыла.

3 нче этап: финал этабы. 30 август - 6 сентябрь көннәрендә конкурсның барлык номинацияләре буенча Россиянең ике шәһәрендә узачак.

4 нче этап: 10-13 октябрь көннәрендә финал этабында җиңүчеләр «Алтын көз - 2019» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында махсуслаштырылган мәйданчыкта катнашу мөмкинлеге алачак.

Конкурста катнашу өчен рәсми сайтта kids.agronti.ru/ гариза тутырырга кирәк. Һәр катнашучы барлык дүрт юнәлеш буенча да теркәлергә мөмкин. Һәр юнәлеш буенча ситуацион бурычлар яки тестлар тәкъдим ителәчәк.

Казан дәүләт аграр университеты читтән торып һәм төп региональ этапларын үткәрү өчен 9 мәйданчыкларның берсе булып тора.

 

Чараның рәсми сайты:

http://kids.agronti.ru/

Катнашырга гариза бирү өчен:

https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSekfxYZ2H4R7eC486CCTJ1VGNM74c-1w1zmta1kgYqotMHOJg/viewform

К списку новостей