РусскийТатарчаEnglish

Югары уку йортларының студентлары, аспирантлары һәм яшь галимнәре арасында иң яхшы фәнни эшкә Бөтенроссия конкурсы

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортларының студентлары, аспирантлары һәм яшь галимнәре арасында иң яхшы фәнни эшкә Бөтенроссия конкурсы 2019 елда аграр фәннәр өлкәсендә фәнни тикшеренүләргә талантлы яшьләрне күбрәк җәлеп итү, студентлар фәнни җәмгыятьләре эшен активлаштыру максаты белән уздырыла.

Конкурс өч этапта үткәрелә:

- беренче этап - вуз эчендәге конференцияләр;

- икенче этап - федераль округларда конференцияләр;

- өченче этап - Бөтенроссия конференцияләре.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының фәнни-технологик сәясәт һәм мәгариф Департаменты федераль округларда Бөтенроссия конференцияләре һәм федераль округ конференцияләрен үткәрү урыннарын билгели.

Үткәрү вакыты: федераль округларда конференцияләр 2019 елның апрелендә, Бөтенроссия конференцияләре — 2019 елның маенда үткәрелә.

Нигезләмә: Положение

К списку новостей