РусскийТатарчаEnglish

Мин Казан дәүләт аграр университетын сайлыйм!

Казан дәүләт аграр университетында кабул итү комиссиясе актив эшли. Хәзерге вакытта көндезге уку формасына гына да 3300 дән артык гариза бирелгән. 2000 абитуриент арасыннан 500 дән артык абитуриент Казан дәүләт аграр университетын сайлаган, алар белем алу турында документларның төп нөсхәләрен һәм укырга кабул итүгә ризалык биргән. Бүгенге көндә конкурс 1 бюджет урынына 6 кеше тәшкил итә.

2019 елда

 

307 (көндезге уку бүлеге),

237 (читтән торып)

бакалавриат бюджет урыннары 

73 (көндезге уку бүлеге), 58 (читтән торып)

 магистратура бюджет урыннары

15

    аспирантура бюджет урыннары

«Бүгенге көндә иң кирәкле әзерлек юнәлешләре: «Җир төзелеше һәм кадастрлар», «Экология һәм табигатьтән файдалану», «Ландшафт архитектурасы». Гадәттәгечә, иң кирәклеләрдән берсе - Механикалаштыру һәм техник сервис Институты. Мәсәлән, «Техносфера куркынычсызлыгы» юнәлешенә конкурс бер урынга 30 кеше тәшкил итә. «Транспорт-технология машиналарын һәм комплексларын эксплуатацияләү» юнәлеше буенча 358 гариза бирелгән (конкурс бер урынга 18,8 кеше). Исегезгә төшерәбез, бу атнада 26 нчы июльдә көндезге уку формасына БДИ нәтиҗәләре буенча килгән затлардан гаризалар кабул итү төгәлләнде», - дип сөйләде кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Гүзәл Равкатевна Фәссахова.

2019 елның 20 июнендә аспирантура әзерләү юнәлешләре буенча укырга керү өчен кирәкле документлар кабул итү башланды. АСПИРАНТУРА.

Бүгенге көндә, 30% тан артык абитуриентлар Scopus яки WoS цитаталау базасына кергән, ВАКта  рецензияләнүче журналларда фәнни мәкаләләр авторлары (автордашлары). Шулай ук абитуриентлар арасында Россия мәгариф һәм фән Министрлыгының фәнни конкурсларында җиңүчеләр, УМНИК фәнни конкурсында җиңүче, патентлар авторлары бар. Күбесе укырга кызыл диплом (магистр, белгеч) белән керә.

Исегезгә төшерәбез, университетка керү өчен документларны шәхсән 420015, Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 65 йорт, 1-каб. адресы буенча урнашкан кабул итү комиссиясендә тапшырырга (пн-пт 08:00-17:00, сб 08:00-12:00) яки документларны Россия почтасы аша җибәрергә мөмкин.

2019 елның 26 июлендә Казан дәүләт аграр университеты аспирантурасына керү өчен документларны кабул итү тәмамланды.

3 августка кадәр магистратура программалары буенча (көндезге, читтән торып уку) гаризалар кабул итү дәвам итә. Читтән торып уку формасына - 10 августка кадәр.

До 10 августа - на ЗАОЧНУЮ форму обучения (бакалавриат).

Сорауларыгыз калса, аларга "Сораулар һәм җаваплар" бүлегендә "Вопросы и ответы", шулай ук телефоннар аша җавап бирергә шатбыз: (843) 236-66-71, 567-46-30, 89272495200(WhatApp),   priem@kazgau.com

Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 65 йорт, 1-каб..

https://vk.com/kazgau_official - ВК

https://www.instagram.com/priem_kazgau/ - Инстаграм

http://priem.kazgau.ru - Казан ДАУ кабул итү комиссиясе сайты

http://kazgau.ru - Казан дәүләт аграр университетының рәсми сайты

К списку новостей