РусскийТатарчаEnglish

2018 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында мәгълүмат-консультация бригадаларының күчмә утырышы узды

2018 елның 12 ноябрендә Казан дәүләт аграр университеты һәм Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе мәгълүмати-консультация бригадалары Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районына эш сәфәре белән бардылар.

Кукмара аграр көллияте чыгарылыш курс студентлары белән очрашу узды, очрашуда 45кә якын кеше катнашты.

Сәламләү сүзе белән Кукмара аграр көллияте директоры вазыйфаларын башкаручы, укыту эшләре буенча директор урынбасары Ганиев Раил Миннераниф улы чыгыш ясады.

Авыл территорияләрендә гамәлгә ашырыла торган дәүләт ярдәме программалары, шулай ук аграр профильле һөнәрләр турында корпоратив-кластерлы белем бирү үзәге җитәкчесе, "Россия авыл яшьләре берлеге" Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Шаһивәлиев Ленар һәм укытучы Волостнова Анна Николаевна сөйләделәр.

Югары уку йортлары студентлары узләренең уку-яшәешләре турында сөйләделәр, шулай ук аграр белгечлек сайларга чакырдылар.

 

 

Аннан соң мәгълүмати-консултация бригадасы Кукмара муниципаль районы мәктәп укучылары алдында чыгыш ясады. Очрашу Әхтәмов Сабир Әхтәм Улы исемендәге (Советлар Союзы Герое) урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды.

Очрашуда 130дан артык кеше катнашты: Кукмара шәһәренең 1, 2, 3, 4 нче номерлы гомуми белем бирү мәктәпләренең, Зур Кукмара авылы гомуми урта белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбенең һәм Әхтәмов С. Ә. исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 һәм 11 сыйныф укучылары.

 

     

   

   

   

Корпоратив-кластерлы укыту үзәге

К списку новостей