РусскийТатарчаEnglish

Коркыт Ата исемендәге Кызылорда дәүләт университетына (Казахстан) визит

Казахстан үзенең гореф-гадәтләре һәм кунакчыллыгы белән генә түгел, ә белемгә омтылышы белән дә дан тота. Казан ДАУ икътисад Институты делегациясе академик мобильлек һәм тәҗрибә уртаклашу кысаларында Коркыт Ата исемендәге Кызылорда дәүләт университетында (Казахстан) булып кайттылар. Делегация составында укыту эшләре буенча директор урынбасары Камилова Эльвира Ринатовна, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Пинина Ксения Александровна, "Бухгалтер хисабы, анализ һәм аудит" юнәлеше буенча 3 нче курс студентлары Вәлиева Энҗе һәм Рязанова Юлия иде. Алар визит вакытында исәп һәм аудит, икътисад һәм менеджмент, финанслар, икътисади теория һәм дәүләт идарәсе кафедралары эшләре белән таныштылар, дисциплиналарның уку планнарын һәм структурасын  өйрәнделәр, кафедраларның күчмә филиалларын  предприятиеләрдә карадылар. Моннан тыш, Кызылорда университеты студентлары, администрация һәм Enactus халыкара коммерцияле булмаган оешма ярдәме белән, узләренең бизнес-идеяләрен актив үстерүләре турында сөйләделәр. Нәтиҗәдә, фәнни һәм академик эшчәнлектә уртак эш башкару турында килешүгә ирешелде, укыту буенча халыкара тәҗрибә алынды. Коркыт Ата исемендәге КДУ ректоры, техник фәннәр докторы, профессор Бисенов Кылышбай Алдабергенович; укыту-тәрбия эшләре буенча проректор, физико-математика фәннәре докторы, профессор Абдикаримов Бахытхан Жунайдович; "Икътисад һәм мәгълүмат технологияләре" факультеты деканы, Phd докторы Айтимов Муратбек Жолдасбекович; мәгълүмати технологияләр һәм фәнни проектларны комерциализацияләү идарәсе башлыгы Кулмурзаев Нурлан Серикович; өзлексез белем бирү һәм дистанцион укыту факультеты деканы урынбасары Едилбаев Нуржан Баскосканович,  "Business Start" Бизнес-инкубатор җитәкчесе Оразмаханов Жандос Шынжырбаевич; исәп һәм аудит кафедрасы мөдире Оралбаева Айжан Куантхановна, финанс кафедрасы мөдире Джрауова Куралай Сериковна, икътисад һәм менеджмент — Казбекова Лиман Айдарбековна, икътисади теория һәм дәүләт идарәсе — Дузельбаева Гөлшат Берикбаевнага җылы кабул итү, тыгыз мәдәни һәм белем бирү программасы өчен аерым рәхмәтебезне белдерәбез.

 

К списку новостей