РусскийТатарчаEnglish

8 Март белән котлау!

Казан ДАУның кадерле һәм гүзәл хатын-кызлары!

Казан ДАУның барлык ир-атлар коллективы һәм шәхсән үз исемемнән университетның гүзәл яртысын чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март белән котлыйм!

Сез безне эштә рухландырасыз, гаиләдә ярдәм итәсез, тормышта куандырасыз. Безнең университетта гүзәл затлар фән белән шөгыльләнә, югары квалификацияле белгечләр әзерли һәм административ постлар били. Казан ДАУ үсешенә зур өлеш кертүегез, фәнни һәм педагогик эшчәнлектә, укуда һәм иҗатта югары казанышлар өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм.

Яз сезнең өчен уңышлы эшләр, яхшы ниятләр һәм бәхетле мизгелләрнең башы булсын. Сезгә, барлык туганнарыгызга һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек, мәхәббәт, үзара аңлашу һәм йортта тынычлык телим.

 

Казан ДАУ ректоры Вәлиев А. Р.

 


К списку новостей