26-27 мартта Казан дәүләт аграр университетында агрономия факультетының 100 еллыгына багышланган «Студенческая наука – аграрному производству» 77 нче студентлар фәнни конференциясе узачак.
Конференциядә түбәндәге юнәлешләр буенча секцияләр эше каралган:
- Гомуми игенчелек, үсемлекләрне саклау һәм селекция
- үсемлекчелек һәм җиләк-җимеш үстерү
- агрохимия һәм туфрак
- җир төзелеше һәм кадастрлар
- биотехнологияләр, терлекчелек һәм химия
- агробизнеста машиналар һәм җиһазлар
- машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләү
- физика һәм математика
- техносфера куркынычсызлыгы
- техник сервисның технологиясе һәм оештыру
- гомуминженер фәннәр
- тракторлар, автомобильләр һәм энергетика җайланмалары
- физик культура теориясе һәм физиологик нигезләр
- урман хуҗалыгы, урман культуралары һәм урманомелиорация
- урман тармагы икътисады һәм таксациясе
- экология һәм табигатьтән файдалану
- икътисад һәм мәгълүмати технологияләр
- авыл хуҗалыгы җитештерүе белән идарә итү
- авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыру
- дәүләт һәм муниципаль идарә
- бухгалтерлык исәбе һәм аудит
- финанслар һәм кредит
- социаль-гуманитар фәннәр
Конференция эше 26-27 мартта түбәндәге адреслар буенча 10.00 сәг. башлана:
- икътисад һәм мәгълүмат технологияләре; авыл хуҗалыгы җитештерүе белән идарә итү; авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыру; дәүләт һәм муниципаль идарә; бухгалтерлык исәбе һәм аудит; финанслар һәм кредит; социаль-гуманитар фәннәр – Казан ДАУның төп корпусында (Казан, К. Маркс ур., 65).
- гомуми игенчелек, үсемлекләрне саклау һәм селекция; үсемлекчелек һәм җимеш үстерү; агрохимия һәм туфрак; җир төзелеше һәм кадастр; биотехнологияләр, терлекчелек һәм химия – агрономия факультеты бинасында (Ферма-2).
- агробизнеста машиналар һәм җиһазлар; машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләү; физика һәм математика; техносфера куркынычсызлыгы; техник сервис технологиясе һәм оештыру; гомуминженер фәннәр; тракторлар, автомобильләр һәм энергетика җайланмалары; физиологик нигезләр һәм физик культура теориясе – механикалаштыру һәм техник сервис институты бинасында (Ферма-2).
- Урман хуҗалыгы, урман культуралары һәм урманомелиорацияс; урман тармагын таксациясе һәм икътисады; экология һәм табигатьтән файдалану – урман хуҗалыгы һәм экология факультеты бинасында (Дәрвишләр бистәсе, Главная ур, 69).