РусскийТатарчаEnglish

«Китапханәгә китап бүләк ит» акциясе

2018 нче елда ветераннар Советы Рәисе С.С. Сибгатуллина катнашында Казан ДАУ китапханәсендә «Китапханәгә китап бүләк ит» традицион акция узды.

 

Эш һәм гамәлләре белән тирән хөрмәт хисләре уята торган кешеләр бар. Бу кешеләр чын куңелдән бушка бирә, бүләк итә белә. Бу алар күңеленең аерым үзлеге, кешеләргә һәм китапларга зур мәхәббәт.

Әлеге чарага Ферма-2 урамында яшәүчеләр битараф калмадылар. Акциядә 55тән 80 яшькә кадәр төрле кешеләр катнашты. Ярдәм итәргә беренчеләрдән булып безнең уку йорты пенсионерлары теләк белдерде. Шушы вакыт эчендә чарада 20 дән артык пенсионер катнашкан, 600 дән артык китап китергәннәр, китапханә фонды 400 данәгә тулыланган. Бу тарихи романнар, «хатын-кызлар» романнары, детективлар, уйдырмалар, классик урыс һәм чит ил әдәбияты. Акция кысаларында Казан шәһәре Вахитов районының «18№ инглиз телен тирәнтен өйрәнү буенча урта гомуми белем бирү мәктәбе» китапханәсенә 193 китап бүләк иттелде.

 

Китапханәче А.А. Галләмова әлеге акцияне оештыручыларга мәктәп җитәкчелеге исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде. С.П. Курзин, З.П. Шәйхуллина, А. Н. Адигамова, Г. Васькова гаиләләре дә читтә калмадылар һәм мәктәп укучыларына кызыклы китаплар бүләк иттеләр. Ферма-2 урамында яшәүче пенсионер А.С. Климчук шәхси китапханәсеннән рус һәм чит ил язучылары иншалары җыелмаларын алып килде.

 

                                                                                                                                                                                    

Сулдан уңга: ветераннар Советы Рәисе С.С. Сибгатуллина, өченче сыйныф укучы һәм озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе А.Л. Неседева.

Кадерле бүләк итүчеләр! Сезнең китаплар яңа йорт һәм яңа укучыларын таптылар!

 

 

К списку новостей