РусскийТатарчаEnglish

Актив озын гомер

2019 елның 24-28 сентябрендә Казан ярминкәсе күргәзмә үзәгендә, 3 нче павильонда өлкән буын кешеләре өчен декоратив-гамәли сәнгать товарлары күргәзмәсе-сату оештырылды. Актив озын гомер программасы өлкәннәрнең иҗади сәләтләрен үстерә. Тәкъдим ителгән барлык әйберләрне дә пенсионерлар үзләре башкарганнар.

Тантаналы чарада ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау Министры Э.А. Зарипова, ТР ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Х.Г. Иштирәков, Казан шәһәренең барлык районнарының ветераннар Советлары һәм башкалар катнаштылар.

Казан ДАУ ветераннар Советы смотрга күп төрле эшләнмәләр тәкъдим итте. Алар арасында төрле төстәге чигелгән картиналар, бәйләнгән , тегелгән һәм үрелгән әйберләр, автор фоторәсемнәре бар. Шулай ук кабырчык, тозлы камыр эшләнмәләре дә килүчеләр арасында зур кызыксыну уятты. Тамашачылар мәхәббәтен яшелчәдән ясалган «Куян» яулады.

Күргәзмәнең бизәге булып Логинова Е.А. (90 яшь), Гайнанова С.Ю. (87 яшь), Ютанова Т.П. (67 яшь) эшләре торды.

Күргәзмәдә дустанә атмосфера хөкем сөрде. Кешеләр бер-берсе белән таныштылар, аралаштылар, позитив хисләр алып киттеләр.

Сатудан кергән акчага “Республика балалар йорты-2” (Фучик ур., 73 йорт) балалары өчен памперслар сатып алынды.

Хөрмәтле өлкәннәргә алдагы елларда да актив, позитив булып калуларын телибез!


К списку новостей