РусскийТатарчаEnglish

Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр

Бүген, Яшьләр көнендә, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм Казан шәһәренең балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов Казан шәһәре мэрын һәм башкарма комитетын, шулай ук Казан шәһәренең балалар һәм яшьләр эшләре Комитетын Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Бүләкләнүчеләр арасында Казан ДАУ яшь галимнәр Советы Рәисе Сафиуллин Нияз Азат улы да бар иде. Аңа яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга керткән өлеше өчен рәхмәт белдерелде.

«Бер ел элек безнең яшь министрлык төзелде. Бу ел эчендә без күп нәрсә эшләргә өлгердек, әмма безнең өстенлекләрнең берсе булып яшьләр сәясәтендә эшләүче кадрларны әзерләү эше тора. Шуңа күрә бүген без бәйрәмне яшьләр һәм яшьләр белән эшләүче иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләүдән башлыйбыз! Яшьләр белән эшләү һәм яшьләрне үстерү - Татарстан Республикасының киләчәк икътисадый үсешенә зур өлеш булып тора», - дип билгеләп үтте министр.

К списку новостей