РусскийТатарчаEnglish

2018 ел нәтиҗәләре буенча Казан мэрының исемле стипендияләрен тапшыру тантанасы

Бүген шәһәр Ратушасында 2018 ел нәтиҗәләре буенча Казан мэрының исемле стипендияләрен тапшыру тантанасы узды. Чарада фәлсәфә һәм хокук кафедрасы мөдире Нәҗметдинова Фәридә Тансык кызы һәм Казан дәүләт аграр университетының яшь галимнәр Советы Рәисе Сафиуллин Нияз Азат улы катнашты. Шәһәр башлыгы Илсур Метшин Татарстан башкаласы яшьләренең 68 талантлы һәм перспективалы вәкилләренә истәлекле дипломнар тапшырды. Стипендия стипендиатларының берсе икътисад институты студенты Рязанова Юлия иде. Аның фәнни җитәкчесе - идарә кафедрасы укытучысы Сафиуллин Нияз Азат улы.

«Бүген бу залда шәһәребезнең интеллектуаль элитасы җыелды. Яшь булуыгызга карамастан, мин ышанып сезне шулай атыйм һәм иң зур казанышларыгыз алда әле дип уйлыйм. Сез инде зур уңышларга ирештегез. Шуңа күрә мин конкурста катнашып Казан мэрының исемле стипендиясен алучыларга зур дулкынлану белән карыйм», - дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга шәһәр башлыгы.

Быел стипендия алу өчен 221 гариза бирелгән. Аларның 71е төп этапка узып, эксперт комиссиясе әгъзалары алдында үз проектларын ике секциядә якларга тиеш булган: социаль-гуманитар, техник һәм табигый-фәнни. 38 кеше җиңүче булды: 16 аспирант 30 мең сум күләмендә стипендия, югары уку йортларының 20 студенты 20шәр мең сум күләмендә һәм көллиятнең 2 студенты 10 мең сум күләмендә стипендия белән бүләкләнделәр.

 

К списку новостей