20 апрель көнне Ульяновск дәүләт университеты базасында студентлар командалары арасында регби-7 буенча Идел буе округы чемпионаты ярышлары узды. Ярышларда сигез ир-ат һәм өч хатын-кыз командалары катнашты. Идел буе округы чемпионаты нәтиҗәләре буенча Казан ДАУ командасы Пермь командасына оттырып,икенче урынны алды.


