РусскийТатарчаEnglish

Татарстан Республикасы студентлар регби лигасы чемпионаты

Казан ДАУ ирләр һәм хатын-кызлар җыелма командалары Татарстан Республикасы студентлар регби лигасы чемпионатының ике этабында чыгыш ясадылар.

Беренче этап 2018 елның 10-11 ноябрендә манежда узды. Беренче этап нәтиҗәләре буенча хатын-кызлар җыелма командасы дүртенче урынны алды, ә ирләр җыелма командасы бишенче булды.

Икенче этап 2018 елның 24-25 ноябрендә шулай ук манежда узды. Бу этапта Казан дәүләт энергетика университетын отып, ир-атлар җыелма командасы беренче урынны яулады. Хатын-кызлар җыелма командасы Казан дәүләт энергетика университеты спортчыларын җиңеп бишенче урынны алды.

Ике этап нәтиҗәләре буенча ир-атлар җыелма командасы өченче урынны алды. Аларга спорт инвентаре һәм җиһазлары сатып алуга 90 000 сумлык сертификат бирелде. Хатын-кызлар җыелма командасы бишенче булды һәм 50 000 сумлык сертификат алды.

 


К списку новостей