2018 елның 16-17 октябрендә «Тулпар» спорт комплексында Казан ДАУ тулай торак командалары арасында мини-футбол буенча ярышлар узды. Ярышта 6 команда катнашты. Ярышларда катнашучыларны 2 төркемгә бүлделәр.
А-төркеме: «Стрела», «Россия җыелма командасы», Куркынычсызлык студентлар хезмәте.
Б-төркемe: «Ирбис», Чит ил студентлары командасы, Тулай торакның студентлар советы.
Матчта 3нче урын өчен «Ирбис» һәм Куркынычсызлык студентлар хезмәте командалары уйнады. Ике команда да бик көчле иде. Пенальти сериясендә 2-1 исәбе белән «Ирбис» командасы җиңде.
Финалда «Россия җыелма командасы» һәм «Чит ил студентлары командасы» очрашты. 2-0 исәбе белән «Россия җыелма командасы» җиңү яулады.
Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
1. «Россия Җыелма Командасы»
2. Чит ил студентлары командасы
3. «Ирбис».