РусскийТатарчаEnglish

Өстәл теннисы буенча ярышлар

2018 нче елның 3 нче апрелендә Казан ДАУның “СПАРТА” спорт залында тулай торакта яшәүче егет һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча ярышлар узды.

Өстәл теннисы иң популяр спорт уеннарына керә. Нәрсә белән бу уен төрле яшьтәге кешеләрне шулай җәлеп итә? Өстәл теннисы белән шөгыльләнү хәрәкәт координацияләүне, сыгылмалылык, җитезлек, реакция тизлеген генә түгел, шулай ук, игътибар, фикерләүне, эмоциональ тотрыклылыкны да үстерә. Уен вакытында физик һәм психик нагрузкаларны (йөкләнешләрне) җиңел җайга салып була.

Көчле һәм киеренке көрәш барышында урыннар түбәндәгечә бүленде:

 

Кызлар

1 урын – Ибатуллина Сөмбел

2 урын –Хәкимова Инзилә

3 урын – Зиһаншина Альбина

 

 


Егетләр

1 урын – Низамов Илһам

2 урын – Фәхретдинов Айдар

3 урын – Хәбибуллин  Динар

 

 


Барлык катнашучылар ярышлардан канәгать калдылар, энергия һәм уңай эмоцияләр алдылар.

 


К списку новостей