РусскийТатарчаEnglish

Казан ДАУ студентлары XXIX Бөтендөнья кышкы универсиада утын тапшыру тантанасында катнаштылар

10 нчы ноябрьдә Казан ДАУ студентлары 2019 нчы елда Красноярскида узачак XXIX Бөтендөнья кышкы универсиада утын тапшыру тантанасында актив катнаштылар. Студентлар игенчеләр сарае янындагы мәйданнан алып башкаланың үзәк урамнары буйлап Казан федераль университетының төп бинасына кадәр студентлар уеннары утын 24 факелчы йөрткәнне күзәттеләр. Казан ДАУ волонтерлар берләшмәсе вәкилләре булып торган Хәкимова Инзилә һәм Хафизова Нурания чараны оештыруда катнаштылар. Соңыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Красноярск өлкәсе губернаторы Александр Усс белән бергә Казан федераль университетының төп бинасы сәхнәсендә универсиада утын кабызды. Шулай ук студентлар бәйрәм уңаеннан оештырылган концерт программасын карадылар.

 


К списку новостей