РусскийТатарчаEnglish

Казан ДАУнда Үзбәкстаннан делегация булды

2018 нче елның 18 нче апрелендә Казан ДАУнда Ташкент ДАУ ректоры Б. Сулайманов җитәкчелегендә Үзбәкстан делегациясе булды. Ташкент ДАУ делегациясе составына Мөхәммәд-Али Саидов – “Авыл хуҗалыгы икътисады һәм маркетингы” кафедрасы мөдире, С. Адилов – халыкара элемтәләр буенча җитәкче, Б. Касыймов – укыту эшләре буенча җитәкче һәм Андижан авыл хуҗалыгы институты ректоры – Д. Абдувасиков керделәр. Кунаклар өчен университет тарихы музее буенча экскурсия оештырылды.

Музейның бәяләмәләр китабыннан: “Кунакчыллык өчен Үзбәкстан Республикасының ректорлары делегациясе исеменнән түбән баш иям һәм рәхмәтебезне белдерәм”. (О.Х.Кимсанбаев.)

 

К списку новостей