РусскийТатарчаEnglish

Икътисад Институтының ачык ишекләр Көне

2018 нче елның 21 нче апрелендә икътисад Институтының актлар залында ачык ишекләр Көне узды. Тантаналы очрашуны Казан дәүләт аграр университетының икътисад Институты директоры профессор Гүзәлия Салиховна Клычова ачты. Чакырылган кунаклар арасыннан ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгының икътисадый анализ һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Марат Мингалиевич Низаметдинов чыгыш ясады. Чыгарылыш кафедралар мөдирләре үз юнәлешләрен әзерләү турында тулырак итеп сөйләделәр. Студентларның актив тормышын икътисад Институтының 3 нче курс активисты Маргарита Нарзуллоева яктыртты. Ахырда кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Гүзәл Рафкатевна Фассахова чыгыш ясады.

 

К списку новостей