РусскийТатарчаEnglish

Казан ДАУ тулай торагында «Изге Вәли Көне»

2019 елның 13 февралендә Казан дәүләт аграр университетының студентлар тулай торагында "Изге Вәли" көненә багышланган чара узды. Культорганизаторлар Мирзасалихова Эльвина һәм Хаҗипова Элиза, студентлар советы белән берлектә, бу чарага актив әзерлек алып бардылар. Гашыйклар көнен барысы да түземсезлек белән көтте, чөнки бу якын кешеңә җылы сүзләр әйтү өчен идеаль мөмкинлек. Бию залында искиткеч мәхәббәт атмосферасы хөкем сөрде. Яшьләрнең кубесе, конкурсларда катнашып, яңа дуслар һәм танышлар тапкан. Бу чара дәвамында ике пар «Елның иң яхшы пары» исеменә көрәш алып барды.

Студентларга заманча һәм дәртле музыканы диджей - Саттаров Данис куйды.


Кичәгә чакырылган кунаклар: Казан ДАУ тулай торагы коменданты - Хөсәенов Раил Камил улы, тәрбиячеләр - Нәфыйков Инсаф Рафит улы һәм Далалиев Эрик Рафаэль улы.

Кыскасы, безнең бәйрәм бик кызыклы һәм үзенчәлекле узды. Барлык студентлар да канәгать калды һәм алдагы чараларны көтә.

 


К списку новостей