РусскийТатарчаEnglish

Казан дәүләт аграр университетында сәламәтлек көне

2 март көнне Казан ДАУ агрономия факультетының 100 еллыгына багышланган «Сәламәтлек көне» спорт бәйрәме узды. Сәламәтлек көне укытучылар һәм физик тәрбия кафедрасы мөдире профессор Ванюшин Ю. С., агрономия факультеты деканаты һәм деканы профессор Сержанов И. М., ДАУ профкомы Галиуллин И. Р. Һәм оештыру – тәрбия эшләре буенча идарә катнашында оештырылды. Ярышлар 5 спорт төре буенча узды, алар арасында волейбол, чаңгы ярышлары, өстәл теннисы, шахмат һәм эстафета бар иде. Казан ДАУ укытучылары һәм хезмәткәрләре ярышларда актив катнаштылар.

Призлы урыннар командалар арасында түбәндәгечә бүленде:

1 нче урынны Механизация һәм техник сервис институты,

2 нче урынны административ-хуҗалык бүлеге хезмәткәрләре,

3 нче урынны икътисад Институты алды.

Котлыйбыз!

К списку новостей