РусскийТатарчаEnglish

«Ел волонтеры» тантанасы

2018 елның 10 декабрендә "Мәскәү" мәдәни үзәгендә Халыкара ирекле ярдәмчеләр көненә һәм Россия Федерациясендә Иреклеләр елына багышланган ел саен уздырыла торган "Ел волонтеры" тантанасы уздырылды. Ул волонтерлар эшчәнлегенә бер ел эчендә йомгак ясау, активистларны бүләкләү кебек чараларны үз эченә алды. 2018 ел тантанасы бөтен Татарстаннан ирекле ярдәмчеләр берләшмәләре вәкилләрен җыйды һәм ТР волонтерлар берләшмәсе өчен йомгаклау чарасы булды. "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" КБАО күрсәткән волонтерлык программаларын гамәлгә ашыруда ярдәм иткән өчен Казан дәүләт аграр университеты рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 


К списку новостей