РусскийТатарчаEnglish

Авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортларының студентлар иҗаты фестивале «Агыйдел дулкынында - 2019»!

29 майдан 1 июньгә кадәр Башкортстан Республикасы башкаласы беренче тапкыр авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортларының «Агыйдел дулкынында – 2019» VII Бөтенроссия студентлар иҗаты ачык фестивален кабул итте! Анда Россиянең 54 аграр югары уку йортыннан 1200 студент катнашты.

Безнең Казан дәүләт аграр университетыннан иң яхшы студентлар катнашты. Аларның чыгышлары тамашачылар күңелендә зур тәэсир калдырды. Нәтиҗәдә, студентлар берьюлы берничә номинациядә җиңүче булдылар:

- Гаделшина Алия - эстрадада хатын-кызлар вокалы номинациясендә 3 дәрәҗә лауреат;

- Николаев Артем - халык җыры номинациясендә 3 дәрәҗә лауреат;

- Сафина Чулпан - халык җыры номинациясендә 3 дәрәҗә лауреат;

- Jogy Crew - 3 дәрәҗә лауреаты һәм Тургай - махсус приз!

Барлык катнашучыларны һәм лауреатларны котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

К списку новостей