РусскийТатарчаEnglish

«Татар кызы» Халыкара конкурс финалы

16 ноябрь көнне М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында «Татар кызы» Халыкара конкурсы узды. Анда 14 кыз катнашты. Россия төбәкләреннән унбер финалчы һәм чит илләрдән өч катнашучы бар иде. Татарстан Республикасын Казан ДАУ магистратурасы студенты Габдрахманова Гүзәл тәкъдим итте. Чыгыш нәтиҗәләре буенча ул «Ялкынлы кыз» номинациясендә иң яхшысы булды.

Гүзәлне котлыйбыз һәм аңа киләчәктә дә уңышлар телибез!

 

К списку новостей