РусскийТатарчаEnglish

«Казанның иң яхшы яшь укытучысы – 2019» конкурсының финалы

2019 елның 23 маенда Казанның А. Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә «Казанның иң яхшы яшь укытучысы – 2019» конкурсының финалы узды. Конкурс берничә этапта узды. Казан дәүләт аграр университетыннан техник фәннәр кандидаты, агробизнеста машина һәм җиһазлар кафедрасы доценты Хөсәенов Раил Камил улы катнашты. Читтән торып катнашу этабы нәтиҗәләре буенча ул беренче урынга, ә турыдан-туры катнашып нәтиҗәләре буенча финалга чыкты. 23 май көнне 10 финалист өч сынауда көч сынашты: үзеңә презентация, фәнни көрәш һәм «Талантлы кеше бар яктан да талантлы» темасына иҗади конкурс.

Хөсәенов Раил Камил улы конкурс нәтиҗәләре буенча финалист дипломы, шулай ук конкурс партнерлары сертификатлары белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

К списку новостей