РусскийТатарчаEnglish

Әлмәт шәһәрендә Бөтенроссия АгроНТИ конкурсының финал этабы

Казан ДАУ ректоры Вәлиев А. Р. һәм университет укытучылары - җир төзелеше һәм кадастр кафедрасы доцентлары Сабирҗанов А. М., Трофимов Н.В., Логинов Н.А. һәм машиналарны эксплуатацияләү һәм ремонтлау кафедрасы доценты Семушкин Н. И. Бөтенроссия АгроНТИ конкурсының финал этабында катнаштылар. Конкурс 29-31 август көннәрендә Әлмәт шәһәренең Балалар кванториумы базасында узды.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның визиты барлык катнашучылар өчен дә мөһим һәм дулкынландыргыч булды. Казан ДАУ тәмамлаган танылган белгеч авыл хуҗалыгын заманча модернизацияләүгә һәрвакыт игътибар белән карый. Монда да аңа, шулай ук фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү Фонды генераль директоры киңәшчесе И.М. Бортникка АгроМетео, АгроКосмос, Агрокоптерлар һәм Агроботлар кебек номинацияләрдә укучылар һәм аларның остазларының осталыкларын күрсәттеләр.

Бөтенроссия конкурсының финал этабы эшендә Казан ДАУ укытучылары экспертлар сыйфатында чыгыш ясадылар.

Конкурста җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр, һәм Мәскәү шәһәренә "Алтын көз" Бөтенроссия ярминкәсенә чакырдылар.

К списку новостей