РусскийТатарчаEnglish

Һөнәри белем бирү оешмалары һәм югары уку йортлары тулай торакларының студентлар советлары форумы

5     декабрьдән 12 декабрьгә кадәр Казанда һөнәри белем бирү оешмалары һәм югары уку йортлары тулай торакларының студентлар советлары форумы узды. Чарада Казан дәүләт аграр университеты тулай торагының студентлар советы актив катнашты. Берничә көн дәвамында студентлар:

-       “Тулай торакларда студентлар үзидарәсе” һәм "Тулай торакта коррупциягә каршы көрәш" темаларына багышланган дискуссия мәйданчыкларында катнаштылар.

-      "Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уенда үзләрен күрсәттеләр.

-      Үз тулай торакларының студентлар советын тәкъдим иттеләр.

-      «Вышибалы» спорт уенында ярыштылар.

Һәр конкурс этабында безнең студентлар советы активистлары үзләрен лаеклы күрсәттеләр.

Форумның нәтиҗәсе - конференция булды. Анда катнашучылар шәһәр студентлар тулай тораклары советы нигезләмәсен расладылар һәм аның беренче рәисен сайладылар.

 


К списку новостей