РусскийТатарчаEnglish

Halloween

2018 елның 31 октябрендә Казан дәүләт аграр университетының 1нче а,б номерлы студентлар тулай торагында «Хеллоуин» узды.

Мәдәният секторы, Мирзасалихова Эльвина һәм Александра Ярцева, студентлар советы белән берлектә, бу чарага актив әзерлек алып бардылар. Алыштыргысыз диджей-Инсапов Ринат безне музыка һәм төрле спецэффектлар белән хуплады. "Жара» бию залында иң куркыныч коточкыч геройлар булды. Фуршет өстәле оештырылды. Анда теләге булган һәркем куркыныч тәм-томнар белән сыйлана алды. Бәйрәмнең төп мизгеле Хеллоуиндагы иң куркыныч һәм иң матур костюм конкурсы булды.

Студентлар өчен зур сюрприз – курку бүлмәсе иде!

Кичәгә чакырылган кунаклар: тәрбия эшләре буенча бүлек җитәкчесе -Мостафин Әнәс Әминович, Казан ДАУ университетының 1нче а,б номерлы студентлар тулай торагы мөдире - Хөсәенов Раил Камил улы, тәрбиячеләр - Нафиков Инсаф Рафит улы һәм Далалиев Эрик Рафаэль улы.

 

Бәйрәм бик үзенчәлекле һәм кызыклы килеп чыкты. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган иде.

 

К списку новостей