РусскийТатарчаEnglish

Икътисад фәннәре докторы, профессор Н. С. Катков тууына 90 ел тулуга багышланган I Халыкара фәнни-гамәли конференция

2018 елның 20-21 декабрендә икътисад фәннәре докторы, профессор Н. С. Катков тууына 90 ел тулуга багышланган I Халыкара фәнни-гамәли конференция узды. ТЕМА: "Икътисадны модернизацияләү шартларында АПКны һәм авыл территорияләрен үстерү».

Николай Семенович Катков (18.12.1928-28.10.2012) - хезмәт һәм фәнни эшчәнлеге Казан авыл хуҗалыгы институты белән тыгыз бәйләнгән күренекле галим һәм педагог. Н. С. Катков 1971 елдан 1985 елга кадәр институт ректоры, икътисадый кибернетика кафедрасы мөдире булып эшли. Ул «Авыл хуҗалыгы җитештерүен планлаштыруда һәм идарә итүдә экономик-математик методларны куллану» фәнни мәктәбенә нигез салучы булып тора.

Конференция эшендә и.ф.д., профессор, ТР ФА академигы Җ. И. Фәйзрахманов; т. ф. д., профессор, РФА профессоры, укыту-тәрбия эшләре буенча проректор Б. Г. Җиһаншин; а.х.ф.к., доцент, фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча проректор Р. М. Низамов; Мари дәүләт университеты профессоры Е. И. Царегородцев; и.ф.д., Идел буе дәүләт технология университеты профессоры Е. Д. Рыжаков; университет укытучылары катнаштылар. Конференция кунаклары: Н. С. Катковның хатыны Илһамия Тәлгать Кызы һәм бертуганы М. Д. Катков.

 

 

Николай Семеновичның беренче аспиранты академик Җ. И. Фәйзрахманов чыгыш ясый

 

 

Университет музеенда

 

 

Конференциядә катнашучылар

 

 




К списку новостей