8-11 апрель көннәрендә "Идел" яшьләр үзәге базасында "Алга-вперёд" I Бөтенроссия студентлар үзидарәсе форумы узды. Форум студентлар эшчәнлегенең төрле юнәлешләрендә: студентлар клублары, СНО, спорт клублары һәм студентлар үзидарәсе тарафыннан үткәрелде. Һәр юнәлештә безнең университет студентлары актив катнаштылар һәм Россия студентлары үсешенә үз өлешләрен керттеләр.





