РусскийТатарчаEnglish

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортларының студентлары, аспирантлары һәм яшь галимнәре арасында «Агроинженерия» номинациясе буенча иң яхшы фәнни эшкә Бөтенроссия конкурсының II этабы

2019 елның 25 апрелендә Ульяновск дәүләт аграр университетында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортларының студентлары, аспирантлары һәм яшь галимнәре арасында «Агроинженерия»номинациясе буенча иң яхшы фәнни эшкә Бөтенроссия конкурсының II этабы узды. Конкурста Идел буе федераль округының 9 югары уку йортыннан студентлар катнашты.

Безнең югары уку йортын 4 курс студенты Фәйзуллин Ренат Айрат улы (җитәкчесе т.ф.д., профессор Нуруллин Э. Г.) һәм 2 нче курс магистранты Хәсәнов Фәнил Фәрит улы (җитәкчесе т.ф.к., доцент Дмитриев А. В.) тәкъдим итте.

Конкурс комиссиясе бәяләмәсе нәтиҗәләре буенча Фәйзуллин Р. А. өченче урынны алды һәм 2019 елның 28 маенда «П. А. Костычев исемендәге Рязань дәүләт технология университеты» федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә узачак конкурсның III этабында (Бөтенроссия конференциясе) катнашуга кертелде.

К списку новостей