РусскийТатарчаEnglish

Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә ТР яшьләр иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләренең II Советы

4 декабрьдә Казан ДАУның коррупциягә каршы студентлар комиссиясе әгъзалары социаль белем бирү Академиясе базасында узган коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләренең II Советында катнаштылар. Совет барышында ирекле дискуссия формасында коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә яшьләр иҗтимагый контроле оешмаларының перспективалары турында фикер алыштылар, коррупциягә каршы көрәшнең хокукый һәм оештыру формалары, аны кисәтүнең нәтиҗәле ысуллары буенча тәкъдимнәр формалаштырылды. Форум Президиумын экспертлар - Дәүләт Советы, Президент Аппараты, Иҗтимагый палата, прокуратура, юстиция Министрлыгы вәкилләре тәшкил итте.

 


К списку новостей