РусскийТатарчаEnglish

Татарстан Республикасының мәгълүмат-консультация бригадалары өч муниципаль районда булдылар

2018 елның 8-9 ноябрендә Татарстан Республикасында мәгълүмат-консультация бригадалары Зәй, Сарман һәм Минзәлә муниципаль районнарында булдылар.

Авыл территорияләрендә гамәлгә ашырыла торган дәүләт ярдәме программалары турында 700 дән артык кешегә мәгълүмат җиткерделәр.

Төп контингент чыгарылыш сыйныф укучылары, Татарстан Республикасы техникум һәм колледжлары студентлары.

Зәй муниципаль районында очрашу Зәй политехника көллияте базасында узды, очрашуда 150гә якын кеше катнашты. Сәламләү сүзе белән Зәй муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе А. Н. Галиәхмәтов чыгыш ясады. Ул авылда эшләргә теләүче яшьләргә ярдәм итү программалары турында мәгълүмат бирде.

 



Сарман муниципаль районында очрашу район мәдәният йортында узды. Зал барлык теләүчеләрне сыйдыра алмады. Очрашуда 450 гә якын кеше катнашты.

 

Минзәлә муниципаль районында очрашу Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында узды. 120гә якын кеше. Төп контингент техникум студентлары.

Аграр һөнәрләрне популярлаштыру мәсьәләләре вузга кадәрге белем бирү һәм эшкә урнаштыру үзәге җитәкчесе Гүзәл Рафкать кызы Фәссахова, студентлар Галимова Регина һәм Савельева Дарья тарафыннан җиткерелде. Ветеринария һөнәрен популярлаштыру максатыннан Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең ветеринария эше кафедрасы өлкән укытучысы Домолазов Сергей Михайлович, студентлар Федотова Анна, Целящева Софья һәм Пирогов Ренат чыгыш ясадылар.

Эшне, һәр чарада нәтиҗәне һәм мәгълүматны гомумиләштерүне корпоратив-кластерлы укыту үзәге җитәкчесе, "Россия яшьләре берлеге" Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Шаһивәлиев Ленар Рифат улы алып барды.

 

Корпоратив-кластерлы укыту үзәге

Югары уку йортына кадәрге белем бирү һәм эшкә урнашу үзәге

К списку новостей