РусскийТатарчаEnglish

Автомобиль йөртүче студентлар арасында «Автосессия-2018" конкурсы нәтиҗәләре

20 сентябрьдә Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсендә автомобиль йөртүче студентлар арасында «Автосессия-2018" республика конкурсына йомгак ясалды.

Автосессия финалында барлыгы республиканың 22 шәһәреннән һәм районыннан 25 команда - 75 егет һәм кыз катнашты.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча «Автосессия-2018» җиңүчесе булып Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты командасы танылды. Команда зачетында икенче урынны Казан аграр университеты студентлары алды, өченче урынны КНИТУ (КХТИ) командасы алды.

Шәхси зачетта иң яхшы автомобиль йөртүче студент дип Казан дәүләт аграр университетыннан Сәид Аглиуллин танылды. Җиңүчеләрне котлыйбыз, аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!

 

  
 
К списку новостей