Казан шәһәренең яшь галимнәр һәм белгечләр советы «Казанның иң яхшы яшь укытучысы-2019» конкурсының читтән торып үткәрелгән турына йомгак ясады. Югары уку йортларының түбәндәге укытучы-конкурсантлары ярымфиналга чыкты:
1.Хөсәенов Раил Камил улы — КДАУның агробизнес факультетында машина һәм җиһазлар кафедрасы доценты, техник фәннәр кандидаты (243 балл).
2.Волостнова Анна Николаевна — КДВМА авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү технологиясе кафедрасының өлкән укытучысы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты (241 балл).
3.Мокичев Сергей Дмитриевич — КФУның икътисад теориясе һәм эконометрикасы кафедрасы доценты, икътисад фәннәре кандидаты (241 балл).
4.Соловьева Ольга Викторовна — җылылык техникасы теоретик нигезләре кафедрасы доценты, физика-математика фәннәре кандидаты (240 балл).
5.Кисельников Александр Сергеевич — КДАТУның чит телләр кафедрасының өлкән укытучысы, филология фәннәре кандидаты (239 балл).
6.Егоров Дмитрий Олегович-КФУның география һәм картография кафедрасы өлкән укытучысы (236 балл).
7.Фәйзуллин Илнур Зиннур улы — КНИТУ (КХТИ) эластомерларны эшкәртү химия һәм технологияләр кафедрасы доценты, техник фәннәр кандидаты (234 балл).
8.Курочкин Руслан Владимирович — ИЭУП чит телләр һәм тәрҗемә кафедрасы укытучысы (220 балл).
9.Сәйфуллин Илназ Ирек улы — Идел буе Физик культура һәм спорт теориясе һәм методикасы кафедрасының өлкән укытучысы (211 балл).
Раил Камил улын "Иң яхшы яшь укытучы-2019" читтән торып үткәрелгән турда беренче урын белән котлыйбыз!
Казан ДАУ яшь галимнәр Советы