РусскийТатарчаEnglish

Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел

Быел күренекле татар дәүләт эшлеклесе һәм мәшһүр язучы Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел. Әлеге чара кысаларында фәлсәфә һәм хокук кафедрасында Г.Исхакыйга багышланган «Буревестник» монографиясенә презентация үтте. Авторы булып кафедраның доценты, тарих фәннәре докторы Гали Б. Т. тора. Аның сөйләвенчә, бу монография буенча тикшеренүләр ТР һәм Төркия архивларында өч елга якын дәвам иткән. Чөнки Г.Исхакый соңгы елларында Анкара университетында эшләгән һәм шунда вафат булган. Монография милли шагыйрьләр һәм язучылар иҗатын өйрәнүче фәнни берләшмәләр һәм студентлар арасында зур кызыксыну уятты.

 

К списку новостей