РусскийТатарчаEnglish

Казан ДАУ Краков шәһәрендә «Биоэтика 4.0 яңа буын» халыкара конференциясендә катнашты

3 октябрьдән 5 октябрьгә кадәр Польшаның Краков шәһәрендә «Биоэтика 4.0 яңа буын» халыкара фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Ул хәзерге заман 4.0 Индустриядәге технологияләренең этик, хокукый, социаль куркынычлылык проблемаларын актуаль бәяләүгә багышланган иде.

Конференция халыкара клиник биоэтика җәмгыяте, Польша исбатлау медицинасы институты, Краков университетының биоэтика факультетара институты һәм Риек (Хорватия) университеты ярдәмендә оештырылды.

Россия, Япония, Польша, Израиль, Хорватия, Испания һәм башка илләр галимнәре кызыклы докладлар белән чыгыш ясадылар. Казан ДАУ "Ясалма интеллектның этик проблемалары" дигән доклад белән философия һәм хокук кафедрасы мөдире Нәҗметдинова Ф. Т. чыгыш ясады.



К списку новостей