РусскийТатарчаEnglish

Казан ДАУ Татарстан Республикасы югары уку йортлары спартакиадасының икенче төркеме гомумкоманда зачетында беренче урынны алды

18 июньдә Татарстан Республикасы спорт министрлыгы бинасында Татарстан Республикасы югары белем бирү оешмалары Спартакиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын, футбол, шайбалы хоккей, баскетбол, волейбол, гандбол, регби-7 һәм пейнтбол ярышлары җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Ринат кызы Фазлыева, ТР спорт министры Владимир Александрович Леонов, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов, ТР спорт министры урынбасары Айрат Раиф улы Ахмеров, ТР «Буревестник» спорт җәмгыяте рәисе Әмир Ренат улы Харисов, шулай ук югары уку йортлары ректорлары, һөнәри белем бирү оешмалары директорлары, физик тәрбия кафедрасы мөдирләре, спорт федерацияләре вәкилләре һәм спорт клублары җитәкчеләре катнашты.

Быел ТР югары белем бирү оешмалары Спартакиадасы 32 спорт төре буенча узды һәм программаның 36 төрен үз эченә алды. Катнашучылар саны 7 500 дән артык студент тәшкил итте.

Казан ДАУ түбәндәге бүләкләрне яулады:

  1. 2018-2019 уку елында ТР югары уку йортлары спартакиадасының икенче төркеменең гомумкоманда зачетында беренче урын.
  2. Ирләр командалары арасында студентлар баскетбол лигасында беренче урын. (125000 сумлык сертификат).
  3. Хатын-кызлар командалары арасында студентлар баскетбол лигасында беренче урын. (125000 сумлык сертификат).
  4. Студентлар гандбол лигасында ир-атлар командалары арасында беренче урын. (125000 сумлык сертификат).
  5. Студентлар волейбол лигасында хатын-кызлар командалары арасында беренче урын. (125000 сумлык сертификат).
  6. Студентлар хоккей лигасында өченче урын. (90000 сумлык сертификат).
  7.  Студентлар волейбол лигасында ирләр командалары арасында дүртенче урын. (50000 сумлык сертификат).
  8. Ирләр командалары арасында студентлар регби лигасында дүртенче урын. (70000 сумлык сертификат).
  9. Хатын-кызлар командалары арасында студентлар регби лигасында бишенче урын. (50000 сумлык сертификат).

К списку новостей