РусскийТатарчаEnglish

«Казан милли ярыммарафон-2018»

7 октябрьдә «TIMERMAN» спорт чаралары сериясе кысаларында Казан Арена стадионында җиңел атлетика ярышлары «Казан милли ярыммарафон – 2018» узды. Ярышны Татарстан Республикасы спорт Министрлыгы оештырды.

Казан ДАУ студентлары 1 км дистанциядә волонтерлар йөгерешендә актив катнаштылар. Һәр катнашучыга үзенең старт номеры бирелде. Старт алдыннан Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинга 66 яшь тулу уңаеннан флешмоб уздырылды. Финишта һәркемгә медаль тапшырылды. Катнашучылар онытылмаслык позитив хис-кичерешләр алдылар һәм бергәләп сәламәт яшәү рәвешенә тартылдылар.

 

 

К списку новостей