РусскийТатарчаEnglish

Казан ДАУ командасы иҗади актив мәктәбендә икенче тапкыр җиңүче булды

2019 елның 31 гыйнварыннан 3 февраленә кадәр, сәләтле яшьләрне ачыклау һәм Казан шәһәре югары уку йортлары студентларының иҗади потенциалын яклау максатыннан, "Заречье" сәламәтләндерү лагеренда активның иҗади мәктәбе узды. Анда безнең университет командасы икенче тапкыр җиңү яулады! Безнең университетны Механизация һәм техник сервис институты укучылары - Мөхтәсипов Денис, Баязитов Фаил, Ситдыйков Шамил, Ибраһимов Гафур, икътисад институты кызлары -Мельникова Анна һәм Бикбова Рената тәкъдим итте.

 


К списку новостей